ХУҖАБИКӘГӘ: карабодай ярмасы 🍲 Карабодай — организм өчен файдалы, туклыклы ярма. Ул витаминнарга, минералларга һәм клетчаткага бай. 🌿 Карабодай боткасының кеше организмы өчен 8 файдасы: 1. Гемоглобинны сакларга ярдәм итә. 2. Йөрәк эшчәнлегенә ярдәмче. 3. Эчәкләр эшен яхшырта (клетчатка эч катуны булдырмаска һәм ашкайнатуны җайга салырга булыша). 4. Озак вакыт туклык хисе бирә. 5. Кандагы шикәрне контрольдә тотарга булыша. 6. Мускуллар өчен файдалы. 7. В витаминына бай. 8. Глютенсыз ярма. Сәламәт булыгыз!